Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин театры "Хәзинә тап" акциясен игълан итә (ВИДЕО)

Тинчурин театры бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу һәм театрның туган көне уңаеннан, «ХӘЗИНӘ ТАП» акциясен игълан итә. Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган спектакльләргә чакыру билетлары, махсус конвертка салынып, Казанның драматург исеме белән бәйле урыннарында яшереләчәк. Билетның кайсы урында яшерелүе турында мәгълүмат видеоязмалар рәвешендә Кәрим Тинчурин театры сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә урнаштырылачак. Сезгә исә, шуларны карап, чакыру билетын иң беренче булып табып өлгерергә кирәк. Акция шартлары буенча билетны тапкан кеше Кәрим Тинчурин театрының рәсми төркеменә фото яки видеоотчет җибәрергә тиеш була. Бу юлы 18 октябрьдә булачак «Сүнгән йолдызлар» спектакленә чакыру билеты Тинчурин театры бинасында яшерелде. Димәк, видеоязманы карыйбыз, Рөстәм Гайзуллинны тыңлыйбыз һәм билетны табабыз! Башладык! Акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк! https://www.youtube.com/watch?v=-K3WQc83pfQ
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев