Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә

Ноябрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә. Тамашачыларга Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” комедиясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

12 ноябрьдә әлеге спектакльне Мәскәүнең Мюзик-холл сәхнәсендә тамаша кылырга мөмкин булачак. 18 ноябрьдә “Беренче мәхәббәт” Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда күрсәтелә. Спектакльләр 19.00дә башлана.

Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылыкның сурәтләнүе “Беренче мәхәббәт” спектаклен уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде. Тылсымлы комедиядә Татарстанның халык артисты Җәмилә Асфәндьярова, Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Нәҗмиева, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, шулай ук Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов катнаша. Режиссеры  Рәшит Заһидуллин. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 24 маенда булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев