Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды

Кичә күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасын күмәк уку оештырылды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик образларны үзәккә куйган әлеге әсәр 1976 елда иҗат ителгән.

«Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасының Тинчурин театрында бу өченче куелышы. Беренче тапкыр әсәрне Күчмә театр чорында ук режиссер Равил Тумашев сәхнәләштергән. 1997 елда әлеге музыкаль комедияне тамашачыларга Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин тәкъдим иткән иде. Бу юлы әсәргә аның шәкерте — Резеда Гарипова алына.

Искәртеп үтик: күптән түгел театр коллективы Аяз Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын әзерләргә керешкән иде. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре бара. Аның режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Әсәр Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. Премьера 25 ноябрьгә билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев