Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның беренче премьерасына әзерлек бара

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның беренче премьерасы — «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленә әзерлек бара. Премьера 25, 26 ноябрьгә билгеләнгән. «Ефәк баулы былбыл кош» — традицион татар театры кануннары буенча куелган классик мелодрама. Әсәр пьеса авторы Аяз Гыйләҗевнең  тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Спектакль мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган. Төп рольдә — күпләрнең яраткан артисты Исламия Мәхмүтова.

Режиссеры – РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Рәссамы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова.

Композиторы – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев.

Хормейстеры – Алия Хәмзина.

Музыкаль бизәлеш – Евгения Глухова.

Премьераны күрми калмагыз, дуслар!

Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

Электрон билет алу:

http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/303 http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/304

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев