Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә куелган "Шашкан бабай" спектакле тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп иткән

Кәрим Тинчурин исемендәге  фестивальгә театрлар үзләрендә халык яраткан спектакльләрне алып килергә тырышкан.

Тинчуринлыларның “Шашкан бабай” спектаклен тәнкыйтьчеләр югары бәяләде. Алар әлеге әсәрнең баш режиссер Рәшит Заһидуллин тарафыннан яңартылып куелуын билгеләп үтте. Артистларга да үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Дагыстаннан килгән Даргин дәүләт  музыкаль театры коллективы куйган “Ана йөрәге” спектаклен тамашачы яратып карады. Ул биш улын да миһербанлы, кешелекле итеп үстерә. Ана бер ялгызы кала. Автор  биредә бер гаилә язмышы аша сугыш афәтен күрсәтә. Спектакль җыр - бию белән үрелеп бара. Коллектив төрле фестиваль - конкурсларда җиңүләр яулаган. Шуңа күрә Казанга да бик теләп килгәннәр. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар  дәүләт драма театры яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча  сәхнәләштерелгән “Ул бит кичә иде” дигән әсәр алып килгән. Әсәр бүгенге көндә бик актуаль. Диләрә белән Әсхәт ялгызлыктан, бәхетсезлектән интегәләр. Алар пар канатлы булып яшәргә өметләнәләр. Ничек итеп бер – берсенә гашыйк булганнарын да сизми калалар... Әсәр тормышчан булуы белән дә, артистларның уйнаулары белән дә җәлеп итте. Адыгей республикасы милли театры да дагыстанлылар кебек Казанда  беренче мәртәбә чыгыш ясады. Аларның “Мактау Аңа!” дигән сатирик комедиясе хайваннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне тасвирлый. Анда дөреслек белән ялган, баш ию һәм кимсетү кебек җәмгыятьне борчыган әхлак проблемалары урын алган. Бишкәк шәһәр драма театры Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча куелган “Исемдә” дигән спектакль белән сөендерде. Тулганай үзенең бөтен тормышын искә төшерә. Үзенең ире белән бәхетле яшәгән мизгелләрен күздән кичерә. Ана өч улын яу кырына озата. Җиңү өчен үзе армый – талмый кырда хезмәт куя. Тулганай ирен, өч улын сугышта югалта. Ул җан авазы белән белән кешеләргә дөреслекне ачып салырга тырыша. Әсәрнең темасы һәр халык өчен үзәк өзгеч. Шуңа күрә аны  тамашачылар тәрҗемәсез тын  да алмыйча карадылар. Яр Чаллы татар дәүләт  театры булат Сәлаховның “Яр” дигән спектаклен күрсәтте. Ул хәвеф – фаҗига булачагын кисәтә. Туган йорт нигезен бөтенләйгә ташлап киткән гаиләләр аркасында татар авылы юкка чыга башлый. Автор милләт агачының яр кырыенда булуын кисәтә. Фестивальнең жюри әгъзасы  Ильтани Илялова фестиваль турында үз фикерләре белән уртаклашты: "Фестивальләр бик кирәк. Чөнки СССР  таркалгач, театрлар арасында үзара мөнәсәбәт бетте. Алар фестивальдә  бер – берсе белән таныша. Милли театрлар спектакльләрен күрсәтәләр дә кайтып китәләр, җитәкчеләр генә кала. Аларның артистлары да калып башкаларны карасын иде. Дагыстаннан  2000 чакрымны бертуктаусыз автобуста килделәр, шул ук кичне кайтып киттеләр. Казанга беренче тапкыр килгән  коллективлар чыгышы  безнең өчен  яңалык булды. Быел рус яшь тамашачы театры да катнашты. Арада  минем өчен иң уңышлысы: тинчуринлыларның “Шашкан бабай” спектакле булды. Аны башка фестивальләргә дә алып барырга кирәк".

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: