Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин: чорлар чолганышында

14 cентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында “Кәрим Тинчурин һәм татар театры” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Ул татарның атаклы драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшчәнлегендә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сәламләү сүзләрен җиткерде. Татарның атаклы драматургы һәм татар театры сәнгатенә багышланган конференциядә шулай ук Казан галимнәре, театр белгечләре, Яр Чаллы, Оренбург татар театрларыннан килгән вәкилләр дә чыгыш ясады. Игътибарыгызга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәтнең сәламләү чыгышын тәкъдим итәбез.  

***

Хәерле көн хөрмәтле көнференция кунаклары, мөхтәрәм язучылар, галимнәр һәм әдәбият сөючеләр! Татарстан Язучылар берлегенең бер гасырга якын тарихы бар. Аның нигез ташларын салуда нинди генә олуг язучы-әдипләр катнашмаган. Язучыларның беренче җыены рәсми рәвештә Совет язучыларының Бөтентатарстан съезды дип атала.Съезд татар дәүләт академия театры бинасында 1934 елның 25 июлендә ачыла. Съездда иҗат мәсьәләләре буенча Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Риза Ишморат, Фатих Кәрим һәм Кәрим Тинчурин чыгыш ясый. Татарстан Язучылар союзының 9 кешедән торган беренче идарә составы сайлана. Алар арасында Кәрим Тинчурин да була. Шулай ук Мәскәүнең Союзлар йортында узачак Бөтенсоюз съездына делегат җибәрергә карар кылына. Шуларның берсе – Кәрим Тинчурин. Татар язучылары съезд эшендә актив катнашалар. Съездда милли әдәбиятлар буенча украин һәм белорус вәкилләреннән соң өченче итеп Татарстан язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗмигә сүз бирелә. Әлеге съездда шулай ук Кәрим Тинчуринның чыгыш ясаганлыгын әле күпләр белми дә торганнардыр. Кави Нәҗми белән Кәрим Тинчурин үз чыгышларында Гаяз Исхакыйны бераз тәнкыйтләсәләр дә, татар әдәбиятына бәйле шактый җитди мәсьәләләр күтәрәләр. Шулай итеп, Кәрим Тинчуринның Татарстан Язучылар берлеген оештырудагы роле зур була. К.Тинчурин 1910 елдан, язмышын татар театры белән бәйләп, гомеренең соңгы көненә чаклы шуңа тугрылыклы хезмәт итә. Бай әдәби мирас: егермедән артык драма әсәре, утызга якын хикәяләр калдыра. Шул чор өчендә татар драматургиясендә нинди генә исемнәр калыкмада да, нинди генә сәхнә әсәрләре иҗат ителмәде. Ләкин аларның шактые, замана сынавын үтә алмыйча, тормыш сәхнәсе артында югалып калдылар. Бу хакта сүз чыкканда, еш кына Туфан ага Миңнуллин: “Әгәр дә син дөньядан китеп, 20-30 елдан сәхнәгә куярлык әсәрең булмый икән, син драматург түгел!” – дип әйтә торган иде. Ә Кәрим Тинчуринның драма, комедияләре исә һаман да сәхнәләребезнең түрендә. Моның сере нидә соң? Миңа калса, әсәрләренең халыкчанлыгында. Халыкчанлык төшенчәсе дә бәхәсле мәсьәлә. Бар гомуммассага яраклашырга тырышкан беркатлы “халыкчанлык”, бар югары профессиональ дәрәҗәдәге халыкчанлык. Кәрим Тинчурин исә, әсәрләренең теле белән дә, геройларының характерларын ачу ягыннан да халыкчан әдип.Аның әсәрләрендә кемнәр генә, нинди генә типлар юк! Аларга кушылып көләсең дә, елыйсың да, уйланасың да. Кәрим Тинчурин әсәрләренең гомерен озын иткән икенче нәрсә – аларны киң белемле, сәхнә белән язучылыкны бербөтен итеп тоташтыра белгән чын талантлы оста тарафыннан язылган булулары. Тинчуринга кадәрге драматургиядә еш кына характерлар бәрелешендә туарга тиешле фикер аерым бер персонаж тарафыннан декларатив рәвештә сөйләнә иде.. Ә аның геройлары сәхнәдә һәрберсе аерым характер булып, үз тормышлары белән яшиләр. Һәр образның үз теле, үз холкы. Кәрим Тинчуринны еллар сынавын узарлык әдип иткән сыйфатларның берсе – драматургның шәхес буларак бөтенлеге.Иҗатының шәхесеннән аерылгысыз булуында. Аеруча бүгенге вәзгыяттә, милләт күгендә әледән-әле кара болытлар куерып торганда, татар милләте Кәрим Тинчурин кебек шәхесләргә мохтаҗ. Бүгенге глобальләшү чорында татар халкының милли идеясен формалаштыруда, аның киләчәк язмышы өчен җан атып яшәүче К.Тинчурин кебек шәхесләрне укучыга ничек якынайтырга, аларның иҗатын ничек популярлаштырырга? Бу йөздән Татарстан Язучылар берлеге “Атаклы кешеләр” сериясеннән заказлар белән романнар язуны башлап җибәргән иде. Инде Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабичка багышланган романнар язылып бетеп, тиздән алар укучыларга барып ирешер дип уйлыйбыз. Шулай ук Кол Шәриф һәм Дәрдемәндкә багышланган романнар да иҗат процессынада. Киләчәктә, һичшиксез, “Кәрим Тинчурин" дигән әдәби әсәр дә иҗат ителер дип ышанасы килә. Кәрим Тинчурин иҗаты бүгенге язучылар, аеруча иҗатка килүче яшьләр өчен осталык мәктәбе ул. Шуңа күрә дә, күп кенә драматурглар хаклы рәвештә, “Кәрим Тинчурин әсәрләреннән үсеп чыктым” дип әйтәләр. Ә, гомумән, аның шәхесе милләткә хезмәт итү юлында күпләр өчен изге кыйбла ул. Конференция эшендә барыгызга да уңышлар телим. Тинчуриннар рухына лаеклы булып яшәргә, милләткә намуслы хезмәт итәргә язсын! Алар кабызган утлар беркайчан да сүнмәсен. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев