Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Керим әле урманнарга" авторы - шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинга 75 яшь тулды

Шагыйрь, тәрҗемәче, күп санлы китаплар авторы, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, заманында бик күп балаларга белем биргән мөгаллим, район җитәкчелегенең югары урыннарында эшләгән, Балтач районы энциклопедиясен нәшер иткән, иҗатта камиллеккә ирешүдә үз-үзен аямас мөхтәрәм шәхес, Балтач бистәсендә яшәүче Гарифҗан Мөхәммәтшинга бүген 75 яшь тула.

"1941 елда дөньяга килгән сугыш чоры баласының сикәлтәле тормыш юлы узып, фидакарь хезмәте белән бүгенге иҗади бөеклекләргә ирешүе аңа карата хөрмәт, олылау хисләрен арттыра. Ул чын мәгънәсендә иҗат кешесе, тормышка, табигатькә гашыйк. Фәлсәфәгә хирыс. Дөреслеккә, гаделсезлеккә карата үз фикере, үтемле сүзе, фани дөньяга гыйльми карашы бар. Татар халкының легендар моңына әверелгән “Керим әле урманнарга” җырының авторы да ул. Төрек һәм немец язучы-шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә, төрекчәдән “Газаплы күченү” романы, “Утыз рамазан вәгазе”, “Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия” китаплары - аның иҗат җимеше. Район, авыллар тарихын барлау, туплау юнәлешендә тыйнык кына, сабыр гына эшчәнлеге янә бер күркәм сыйфатларыннан берсе", - дип яза басма.

Истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан, Гарифҗан Мөхәммәтшин белән корган әңгәмә тәкъдим ителә.

"Кешене түбәнсетеп эшләтү, “чыбыркылау” кебек иске алым бетәргә тиеш"

– Гарифҗан Садыйкович, Сез хезмәт елларында мөгаллим, мәктәп директоры, районның социаль өлкәсе өчен җаваплы урынбасар булган шәхес. Ләкин Гарифҗан Мөхәммәтшин дип әйтүгә күз алдына, нигәдер, җитәкче фигурасы түгел, үтемле шигърият дөньясы, татар әдәбияты һәм дә халкыбызның бай тарихын колачлаган әдип килеп баса.

– Бер генә мисал китерим әле, күптән түгел районга «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» республика эстафетасы кысаларында райондашыбыз, хәзерге вакытта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов очрашуга килгән иде. Район халкының Марат Готовичныны алкышлап каршылавын, ике арадагы гармонияле мөнәсәбәтне тоймый мөмкин түгел иде. Шунда министрыбыз: “Иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга кирәк”, - диде. Һәм мин моны абсолют хакыйкать дип кабул иттем.

Табигатем белән мин укытучы кеше. Кешеләрне яратуым да шуннан килә. Тәүге хезмәт баскычым Мамадыш районында югары сыйныфларны укытудан башланды. Укучыларыма мин һәрчак шәхес итеп карадым, белемгә омтылышлары гаять көчле иде, математикадан төн уртасына кадәр шөгыльләнә идек, астрономия белән бик кызыксындылар, елы нинди иде бит, адәм баласының беренче тапкыр галәмгә очкан еллары, укучыларның канатлы чагы... Кешеләрне шәхес буларак ярату әнә шулай мөгаллимлек елларымнан ук формалашып, Яңгул, Чепья мәктәпләрендә, аннан район җитәкчелегендә эшләгән чакларымда куәтләнде генә. Район хакимиятендә дә аңлашып эшләүне күздә тоттым, вазыйфаларны да хезмәткәрнең башкарып чыга алу мөмкинлегенә карап йөкләдем, үтәлмәгән йөкләмәләрнең сәбәбен аңларга тырыштым.

Кешене түбәнсетеп эшләтү ул бер калыпка да сыя торган гамәл түгел, басым ясау, “чыбыркылау” кебек иске алым бетәргә тиеш... Күрегез әле, “Смәел”, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең эшләре ничек гөрләп бара... Бу бит җитәкчедән, аның кешеләргә булган ышанычыннан, хезмәт кешесен үсендерүдән тора. Миңа аеруча “Кама” хуҗалыгындагы эшнең оешканлыгы, рәиснең ипле булуы, үзгә тыйнаклыгы ошады. Ә җитәкче фигурасына килгәндә, аны тормышта кеше үзе тудыра, үзе сыйфатлый. Минем дә кешеләрне, халкымны яратуым шигърияткә, әдәбиятка, тарихи эзләнүләргә этәргеч бирде. Менә әле дә эш бүлмәмдә Кариле авылы тарихын язу белән мәшгульмен. Инде бүтән тарихка алынмам дигән идем, чөнки эзләнергә, табарга, язарга бик күп вакыт кирәк. Хөрмәтле кешеләр үтенеп килгәч, каршы килә алмадым. Шунлыктан, эшлисе иҗади эшләрем әлегә калып тора.

"Карурман - ул безнең тарихыбыз"

– Күптән түгел “Болгар” радиосында сезнең белән гамьле әңгәмә булды. Сез анда “Керик әле урманнарга” дигән популяр җырыгызның тарихын әйтеп үттегез. Безгә дә бу хакта үзегездән җиткерсәгез иде.

– Район советында эшләгән елларым. Районга Габдрахман Минский килде. Зыялы, матур, киң мәгълүматлы, күңелләргә үтеп керердәй тавышлы, күркәм шәхес... Ул чакта бит туган як, хезмәт кешеләре турында җырлар-шигырьләр язар өчен иҗат әһелләре авылларга килә иде. Өч көн буе район буйлап әтиле-уллы кебек сөйләшеп, фикерләшеп йөрдек. Әдәбият буенча бик тә мәгълүматлы икәнсең, дип, шигырь дәфтәремне алып китте. Анда минем шушы “Керик әле урманнарга” дигән җырым да бар иде, Илһам Шакировның бер концертыннан, “Карурман” җырын тыңлап, бик тәэсирләнеп кайткачтын, бер сулышта язылган җыр иде ул...

“Карурман” бит ул безнең тарихыбыз, татар халкын бетүдән йолып калган, ата-бабаларыбызны явыз Иван явыннан саклап, куенына сыендырган куе урман, шуңа да ул безнең халыкта кара булса да, изге санала. Бер докторлык десертациясе якларлык төшенчә дип саныйм мин аны. Габдрахман ага әлеге дәфтәрне Хәсән Туфанга тапшыра, көннәрдән-беркөнне Хәсән ага шалтырата, үзенә чакыра. Шаярта мәллә дип торам. Бардым, әле дә күз алдымда, урын өстендә кызыл одеялын ябынып ята, күргән газапларыннан соң аның ятып кына торуы гаҗәп түгел, хәйран озак кына сөйләштек, шигырьләремне карап, тамгалап чыккан – ай-һай дигәне дә, бернигә дә ярамый, бик шәп булган дигәне дә бар... шуннан китте инде... китап чыкты.

Һәм көннәрдән бер көнне гаҗәеп композитор Рөстәм Яхин шалтырата... Шулай ук үзенә чакыра... Башкаланың Татарстан урамында сәнгать әһелләре генә яши торган йорт. Бераздан мәгърур җырчы Хәйдәр Бигичев та килеп керде. Рөстәм абый фортепианода уйный, искиткеч матур уйный, шаккатып, онытылып тыңлыйм, Хәйдәр җилкәгә кулын салгач кына айнып киттем. Шуннан, әлеге җыр сәнгать комиссиясенең «кыл иләге» аша үтеп, халыкка тәкъдим ителде. Бераз үзгәреш белән, әлбәттә, чөнки ул чактагы совет идеологиясе “кара”, “куе” дигән сүзләрне кабул итмәде. Менә хәзер кирәк ул шундый көчле сәнгать комиссиясе... Татар мәдәниятен үз югарылыгына куяр иде ул.

"Әби-бабай белән генә татар телен саклап калып булмый"

– Сез – милли җанлы шәхес. Милләтебезне, телебезне саклап калу өстендә ныклап эшлисез. Бер сөйләшкәндә, әби-бабай белән генә телне саклап калып булмый, дигән идегез. Димәк, бу юнәлештә җәмәгатьчелеккә җиткерер үзгә фикерегез бар?

– Һәр халыкның теле сакланырга тиеш, ул һәр дәүләтнең бурычы. Зыялыларга кадәр телне бозып сөйләшә. Әнә, диктор сибә генә, ләкин ул татарча түгел, аңа милли аң, тоемлау, телне ярату җитми. Бервакыт бер танышым гөмбә күтәреп кергән, кайсы агулы, кайсы ашарга яраклы, танырга гына өйрәтче, ди. Гөмбәне дә танырга гына түгел, аңларга, тоемларга кирәк, дим. Безнең мохиткә дә аһәңле, чиста сөйләм теленә бай, һәр иҗекне җаны-тәне аша уздыручы Мәрьям апа Арсланова, Фоат Галимуллин, Тәлгать Хәммәтшин кебек шәхесләр җитми.

Бервакыт шундый күренешкә тап булдым, берәүләргә оныклары кайткан, сөйләшүләре-аралашулары - русча. Әби белән бабай аларның рус телен әйбәт белүләренә горурлана, татар теле нигә кирәк, русча белсеннәр дип сөйләп тә йөри әле. Авылга кайтып әтиең, әниең белән саф татарча сөйләшеп утырыр өчен кирәк ул үзеңнең Ана телең. Шуңа күрә әйттем дә инде әби-бабай белән генә татар телен саклап калып булмый, дип. Менә мин урта мәктәпне дә татарча тәмамладым, югары уку йортында да татарча укып белем алдым. Аңа карап рус телен начар беләм дип әйтә алмыйм, бик әйбәт аралашам.

"Байлыкның артыгы кирәк түгел"

– “Бәхет бит ул зур булалмый, мәхрүм калдырмасын азыннан”, дигән шигъри юллар матур әдәбияттан ерак торучыларны да әсир итә. Бу юлларны укыгачтын, Гарифҗан абый өчен бәхет төшенчәсе нидән гыйбарәт икән дип уйлап куясың?..

– Бәхет, чыннан да, киң, зур төшенчә ул. Матур, яратып яши торган гаиләм бар... Күңелемә хуш килгән эшем-шөгылем бар... Бер-берсен аңлап яшәүчән гаиләдә балалар да тәрбияле, инсафлы булып үсә. Бәхет ул байлыкта дигәннәрне аңлый алмыйм... Байлык дигәнең җиткән кадәр булсын, артыгы кирәк түгел. Күңелеңдә гармония булу, аһәң туу... Сабырлык, барына канәгать булып яши белү... з-у-ур кеше булу... менә бу урында зур кешене ничек аңларга соң?! Софи Лорен әйтә бит, мине бөтен дөньяга хезмәтем танытты, сыер савучы була калсам, тырышып эшләп, Хезмәт Герое да була алыр идем, ди. Һәрбер эшне дә зур, дәрәҗәле итеп була. Менә мин дә һәр башкарган хезмәтемне җиренә җиткерергә тырышып яшим һәм эшлим. Бу да минем өчен бәхет санала.

– Без – авыл кешесе, авыл балалары... җаныбызда авылча саф уйлар, ихлас фикерләр, ялкынлы яшәеш... Сезнең иҗатта да “Күктәтәйләр көлеп карый Арышлар арасыннан”, “Җирнең дә бит йөрәге бар аның, җир йөрәге бәлки игенчедә, ...Бер урынына бишне тибә”, “Язлар кабатланмый диләр, Кабатлана торгандыр, Унсигездәге күк йөрәк Кабат тибә торгандыр”... Бу юлларны күбебез яттан белә. Сез дә авылча янасыз, уйлыйсыз...

– Бүтәнчә була да алмас иде... Атам-анам рухын саклаган авылдан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Гүзәл табигатьле, эчкерсез, матур, эшкә батыр халкы булган Арбор авылында тугангамы, бар гомерем авыл һәм аның күркәм кешеләре белән бәйле. Укыган елларымда да, аз гына вакытым булуга, Казанның Яңа Татар бистәсенә ашкына идем. Чит ил калалары, урамнары буйлап күп йөрдем, әмма китеп тә өлгермим, җирсу җаныма тынгылык бирми. Авыл... Бары тик авыл җаныма рәхәтлек, иҗатыма көч бирә, рухымны сәламәт итә.

– Гарифҗан Садыйкович, әңгәмәне мәгънәле сүзләрегез белән тәмамлыйсы килә: “Үз биеклеге булуда кешенең бөеклеге”. Бу урында әлеге гыйбарәне сезгә карата кулланабыз. Иҗади биеклегегез, шул биеклектә халкыбыз өчен башкарган тынгысыз хезмәтегез, януларыгыз-көюләрегез җыр булып еракларга таралсын, океаннарны-диңгезләрне узып, халкыбыз күңелендә урын алсын.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев