Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Керәшеннәр турында беренче академик монография дөнья күрде

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим ителде. Керәшеннәр турында беренче академик монография – коллектив хезмәт. Аны әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск калаларының тарихчылары, этнографлар, этносоциологлар, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашкан. Тәкъдим итү кичәсен Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, галим Радик Салихов алып барды. Чарада институт галимнәре, монография авторлары, керәшен оешмасы вәкилләре дә катнашты. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә керәшеннәр тарихын тулы форматта чагылдырган хезмәтне 17 галим башкарганын әйтте. “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” китабы рус телендә нәшер ителде. Биредә керәшеннәр тарихы 16 гасырдан башлана. Нәкъ шул чорда керәшеннәр турында тарихи чыганакларда мәгълүмат сакланган, - ди Радик Исхаков. - Мондый хезмәт күптән көтелде. Биредә татар-керәшеннәр турында тулы, җентекле мәгълүмат бирелә. Тарихы, мәдәнияте тирән чагылдырылган. Архив материаллары, борынгы кулъязмалар, дини фактлар – барысы да бер җыентыкка тупланды. Моңарчы киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган фотоларның бирелүенә дә укучылар игътибар итми калмас”. Китап тәкъдим итү чарасында галимнәр Татьяна Дунаева, Флера Баязитова, Фазелхак Ислаев һ.б. чыгыш ясады.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев