Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәләшләр парадын күргәнегез бар идеме соң әле?

Алабуга шәһәрендә моннан берничә ай элек әзерләнә башлаган Кәләшләр парады, ниһаять, узган ял көнне үткәрелде. Төбәкнең иң чибәрләре, иң тәвәккәлләре, иң җитезләре, гомумән, “иң-иңнәре” шәһәр мәдәният сараена килде. Биредә кәләшләр төрле бәйгеләрдә катнашты, бию флэшмобында сәләтен күрсәтте, призлар һәм бүләкләр алды, диелә Алабуганың elabugacity.ru җирле үзидарәләр органнары сайты.

Кәләшләр парадында 26 алабугалы хатын-кыз катнашты. Бу көнне алар шәһәр урамнары буйлап үтте, Боз сараенда тимераякта шуды, Александр паркына барды, матур теләкләр белән, һавага шарлар очырды, ак лимузинда йөрде, шулай ук төрле конкурсларда катнашты. Мисалга, кәләшләр йөгерүе оештырылды, бу төр ярышта кызлар кияү тотарга тиеш иде. Гомумән, парадта катнашучылар һәм аларны тамаша кылучылар өчен истә калырлык күңелле мәдәни чара булып чыкты ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев