Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәҗә асраучыларга субсидиянең кайчан биреләчәге билгеле булды

Савым кәҗәләре асраучыларга тиешле 1 мең сум күләмендәге субсидиянең кайчан биреләсе билгеле булды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. “Гадәти елларда шәхси хуҗалыкларга булыша торган ярдәм суммасы 360 млн иде. Инде быел, сөт бәясе кимү сәбәпле, савым сыерларына ярдәмне көчәйтик дигән исәп белән эш иттек. Бер генә сыер тоткан кеше аны үз ихтыяҗларына гына куллана, сөт сатасы юк. Сөт бәясе аларга йогынты ясамый дип, 1 литр сөткә 2 сум дип утырттык. 2-3 сыер асраучыга - 3 мең сум, 3 баштан артса, һәр сыерга 4әр мең сум күләмендә субсидия билгеләдек. Күрәсең, сумманы сораган вакытта санап бетермәгәнбез. Акча берникадәр җитми калды да, без кәҗә асраучыларша икенче төрлерәк караган кебек килеп чыкты. Әмма беренче яртыеллыктагы җитешсезлекне дә төзәтеп, икенче яртыеллыкта кәҗә асраучыларга тиешле сумманы җиткерәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов.

Татар-информ

Автор: Чулпан Шакирова

Фото: архив/Регина Хабибуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев