Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кече Әтрәч авыл халкын яңа Мәдәният йорты сөендерә

Татарстанның Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында Корбан гаете алдыннан Мәдәният йорты авыл яшьләре өчен үз ишекләрен ачты, дип хәбәр итә муниципалитетның tetushi.tatarstan.ru сайты. Авыл тормышындагы әһәмиятле шушы вакыйга уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм район җитәкчелеге катнашкан.

Быел кыш нигезе салынган мәдәни объектны төзү эшләрен Созидатель” ҖЧҖ осталары башкарган. Хәзер Кече Әтрәч авылында булган һәркем биредәге Мәдәният йортына игътибар итмичә калмый. Әллә каян яктырып, затлылыгы белән үзенә тартып торган бу бинаның эчке ягы да заман таләпләренә туры китереп төзелгән. Мәдәният йортында 50 урынга исәпләнгән зал, шулай ук директор һәм сәнгать җитәкчесе, түгәрәкләр өчен бүлмәләр бар. Биредә уздырылачак чаралар яшьләр өчен вакытны матур итеп үткәрү мөмкинлеге бирә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев