Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның югары уку йортлары "ФАНК" Фәнни кино көннәрендә катнаша

Россия югары уку йортларында ел саен оештырылучы “ФАНК” Фәнни кино көннәре кысаларында, Казанда фәнни кинолар күрсәтеләчәк. 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында студентлар, һәм, гомумән, теләгән һәр кеше игътибарына фәнгә багышланган документаль фильмнар тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан университеты Фәнни кино көннәрендә икенче тапкыр катнаша. Оештыручылар барлык фильмнар да бушлай күрсәтеләчәк, дип вәгъдә итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев