Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Ярдәм" мәчете "Вакытны туктату эстафетасы" флешмобын үткәргән (видео)

Казанның "Ярдәм" мәчете социаль челтәрләрдә зур популярлык казанган Mannequin Challenge флеш-мобын үткәргән. "Вакытны туктату эстафетасы" дип тә аталган флешмоб 2016 елның октябрендә барлыкка килде. Хәрәкәтсез тукталып калган кешеләрне оператор видеога төшереп ала һәм бу ролик Rae Sremmurd музыкаль төркеменең Black Beatles композициясе белән бизәлеп, #MannequinChallenge хештегы белән интернетта таратыла. Мәчетнең акциясендә "Ярдәм" дәвалау-уку үзәге фондының 100дән артык хезмәткәре, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булганнар да катнашкан. Ролик Лев Толстойның "Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк" дигән сүзләре белән тәмамлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев