Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның яңа трамвай һәм троллейбусларында WI-FI бар!

Казанда җәмәгать электр транспорты паркын яңарту программасы төгәлләнде. 14 сентябрьдә Казан елга порты каршындагы мәйданда сатып алынган яңа техниканың чираттагы партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.

2003 елдан бирле Татарстан барлыгы 203 троллейбус, 92 трамвай сатып алды. Алынган бу соңгы партиядә – 22 трамвай һәм 70 троллейбус. Шул рәвешле, планлаштырылган җир өсте электр транспорты паркын яңарту эшләре тулысынча тәмамланды.

Рөстәм Миңнеханов яңа трамвай һәм троллейбус салонына кереп карады. «Яшь чакта мин үзем еш кына троллейбуста да, трамвайда да утырып йөри идем», — диде ул. – Яңа техникада пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе сизелерлек артыр дип уйлыйм. «Метроэлектротранс» предприятиесендә эшләүчеләрнең үзләренә дә андыйда эшләве уңайлы булачак».

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев