Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Яңа Татар бистәсендә аксакаллар шурасы оештырылган

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге шура җирле халык инициативасы белән оештырылган. Иҗтимагый оешманың беренче утырышы кичә үткән. Анда бистәдә урнашкан “Ал мәчет”, “Иске Таш” мәчете вәкилләре, тарихчылар, “Мехчылар” фабрикасы музее вәкилләре, Иске Татар бистәсеннән Нурания апа Биктимерова, Галиәскәр Камал нәселе вәкиле һәм башка шәхесләр катнашкан. “Әлеге идея беренче тапкыр “Бистә сәгате” вакытында яңгыраган иде. "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов шул чакта шура оештыру тәкъдиме белән чыкты”, – диде Айрат Фәйзрахманов. Хәзер Яңа Татар бистәсен төзекләндерү проекты әзерләнә. Шураның максаты да әлеге проектта татарлыкны, татар тарихын, мәдәниятен саклап калуны тәэмин итү. Моңа бәйле рәвештә, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы концепция булдырган һәм алар җәмәгатьчелек фикерен белергә теләгән. Шураның кичә узган утырышы вакытанда Әмирхановлар йортын торгызу, Яңа Татар бистәсе зиратын төзекләндерү, “Ак мәчет”не торгызу, экскурсия маршрутларын һәм бистә музеен булдыру кебек җитди мәсьәләләр күтәрелгән. “Без тарихи вакыйгалар турында сөйләгәндә, гадәттә биналар, атаклы шәхесләр турында сүз алып барабыз. Утырышта Нурания апа шундый җанлы итеп тарихи вакыйгалар турында сөйләде, кызыклы фотосурәтләр күрсәтте. Менә бу җанлы тарихны алдагы көннәрдә дә актуальләштерү хакында да сүз алып барылды. Гомумән, без тарихны барлау, аны нинди дә булса медиаресурс ярдәмендә системалаштыру, күбрәк истәлекләрне, фотоларны шул ресурска туплау, китапчык бастыру хакында сөйләштек”, – диде Айрат Фәйзрахманов. Аның сүзләренчә, шураның рәисе сайланмаган, чөнки анда керүчеләр барысы да бертигез хокукта. Шулай ук шура утырышларында резолюцияләр кабул итү дә каралмаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев