Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның В.И.Качалов исемендәге театры үзенең 225 еллыгын бәйрәм итәчәк

27 ноябрьдә Казанның В.И.Качалов исемендәге академия рус Зур драма театры үзенең 225 еллыгын бәйрәм итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Бу көнне кич белән театр сәхнәсендә XXI гасырның иң яхшы спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Театр труппасын Качаловның оныклары, профессор, театр белгече Алексей Бартошевич һәм Мария Шверубович, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесы ректоры, профессор Борис Любимов, Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок һәм башка кунаклар котлар дип көтелә.

Кичәнең тантаналы өлешен 28-30 ноябрьдә Казанда гастрольләр белән чыгыш ясаячак “ИюльАнсамбль” театры коллективы йомгаклаячак. Бу яшь театрның труппасын МХАТ Студия-мәктәбендә Вс.Мейерхольд исемендәге Театр үзәге сәнгать җитәкчесе Виктор Рыжаковта укып чыккан яшьләр тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев