Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның ун мәйданында авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителәчәк

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре 3 декабрьдә Казанда ун мәйданда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкаланың Авиатөзелеш районында – Ленинград урамындагы “Бәхетле” сәүдә комплексы янында, Вахитов районында – Чехов базары һәм шулай ук Кәрим Тинчурин скверы янында, Киров районында – “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында, Мәскәү районында – Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, Яңа Савин районында – Ямашев урамындагы “Бәхетле” гипермаркеты янында, Идел буе районында – “Чулпан” мәдәни үзәге янында ярминкәләр узачак. Совет районында исә ике урында оештырылачак – “Казан” агропаркы янында һәм Дәрвишләр бистәсендә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр уздырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев