Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

5-9 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда 25 метрга йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта Спорт проектлары башкарма дирекциясе Медиа департаменты хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең 60 төбәгеннән 600 гә якын йөзүче катнашуы планлаштырыла. Чемпионатта 45 судья эшләячәк.

Биш көн дәвамында илнең иң яхшы йөзүчеләре 46 дисциплинада медальләр өчен көч сынашачак. Ярышларның максаты – 25 метрга йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составын формалаштыру. Дөнья күләмендә ярышларның декабрь ае башында Виндзор шәһәрендә (Канада) узуы ниятләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев