Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Совет районында Мәдәният сарае ачылды

Казанның Совет районындагы Таулы (Нагорный) бистәсендә Мәдәният сарае ачылды, бу тантаналы чарада шәһәр башлыгы Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә мэрия матбугат үзәге. “Авыл клубы” республика программасы кысаларында төзелгән күпфункцияле үзәк тирә-яктагы бистәләрдә яшәүче 15 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге программа кысаларында Казанда төзелгән бу инде алтынчы үзәк. Илсур Метшин соңгы елларда Таулы бистәсендә балалар бакчасы төзелүе, мәктәпкә капиталь ремонт ясалуы, спорт мәйданчыгы корып куелуын да искәртте. Мэр Мәдәният йорты директоры Эдуард Акмаевка тавыш җиһазларын сатып алу өчен сертификат бүләк итте. Мәдәният йортында җыр һәм бию ансамбльләре, театр түгәрәге, иҗади остаханәләр эшләр дип көтелә. Монда актлар залы, китапханә генә түгел, ә тәртип саклау пункты да урнашкан. Анда ике участок полицейскиеның эш булмәсы каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев