Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "Театр серләре" дип исемләнгән концерт узачак

Анда XVI-XVII гасырлардагы барокко дәверләреннән башлап бүгенгәчә театр өчен язылган орган музыкалары яңгыраячак, дип хәбәр итә концерт залының матбугат хезмәте. Петр Чайковскийның “Щелкунчик” балеты, Михаил Глинкиның “Руслан һәм Людмила” операсы көйләре белән беррәттән, бу концертта Казан композиторы Эльмир Низамовның “Кара пулат” операсыннан да увертюра башкарылачак. Әлеге концерт “Орган корольлеге” абонементы кысаларында оештырыла. Тамашачылар көтеп ала торган “Орган корольлеге” музыкаль программалары Казанда инде 12 ел тәкъдим ителеп килә. Иҗади проектның авторы, режиссеры һәм башкаручысы – Татарстанның атказанган артисты, пианист, органчы Лада Лабзина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев