Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре Коръәннең яңа басмасына ия булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты. Мөфти һәр шәкерткә Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең яңа басмасын бүләк итте һәм андагы үзенчәлекләрне аңлатты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Мәгълүм булганча, узган ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръәннең яңа басмасын 10 мең тираж белән, ә соңрак 15 мең данә тираж белән бастырды. Бу Коръәнне нәшриятка әзерлек эшләрен ике ел дәвамында нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизлар алып барган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев