Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәге сәхнәсендә иң оста үзешчән биючеләр җыелачак

27 ноябрьдә Казанның “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәге сәхнәсендә Татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында «Шома бас» III Республикакүләм смотр-конкурсының өченче йомгаклау туры булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Быел смотр-конкурс татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган. Конкурсның зональ турлары Менделеевск, Казан, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Саба, Кама Тамагы муниципаль районнарында үткәрелде. Аларда Татарстанның 35 муниципаль районы һәм шәһәреннән 126 хореография һәм фольклор коллективы (3200 башкаручы) катнашты. Биючеләр дүрт яшь төркеменә бүленгән: 7-10; 11-13; 14-17 яшьлекләр; 18 яшь һәм өлкәнрәкләр). “Жюри игътибарына 333 хореографик композиция тәкъдим ителгән иде. Конкурс финалына Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Чаллы, Яшел Үзән, Актаныш, Саба, Чирмешән, Тукай, Ютазы муниципаль районнарыннан 13 хореография коллективы һәм аерым башкаручылар чыкты”, ди конкурсны оештыручы Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов. «Шома бас» смотра-конкурсы лауреатларының гала-концерты 28 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев