Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Мәрҗани мәчетендә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дип исемләнгән бәйге узачак

1 апрельдә Мәрҗани мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХ Бөтенроссия бәйгесе уздырыла. Ул һәрвакыттагыча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән баш астында узачак. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә. Конкурсны республика мөселманнарының Диния назәрәте җитәкчелегендә ТР Мөселман хатын-кызларның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештыра. Бәйгедә Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә 400дән артык бала катнашачак. “Мөслимә” газетасы мөхәррире, ТР Мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина әйтүенчә, конкурсның максаты – ислам традицияләрен үстерү һәм ныгыту; төрле мәдәниятлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү; тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү; үсеп килүче яшь буында татар телен һәм мәдәниятен, рухи кыйммәтләрне сакларга омтылыш уяту. Җиңүчеләр 30 номинациядә бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев