Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Мәрҗани мәчетендә Ишмөхәммәт Зәитовка багышланган түгәрәк өстәл узачак

 7 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Ишмөхәммәт Зәитовка багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта Мәрҗани мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1740-1850) багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Китапның авторы - Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин.

Темасы “Россиянең дин әһелләрен берләштерүдә Мәрҗани мәчетенең роле” дип яңгыраган түгәрәк өстәлдә Ишмөхәммәт хаҗиның тормыш юлы, мирасы турында сүз булачак. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренчә, Ишмөхәммәт хаҗи үз вакытында Мәрҗани мәчетендә дә эшләгән.

“Безнең төбәктә исламның үсешенә зур өлеш керткән исемнәрне кайтарырга телибез. Ишмөхәммәт хаҗи шундый кешеләрнең берсе. Аның җәяүләп хаҗ кылырга баруын күпләр белми”, - дип искәртә Мансур хәзрәт.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев