Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Мәрҗани мәчетендә Ишмөхәммәт Зәитовка багышланган китап тәкъдим ителде

Казанның Мәрҗани мәчетендә “Россиянең дин әһелләрен берләштерүдә Мәрҗани мәчетенең роле: Ишмөхәммәт хаҗиның тормыш юлы, мирасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте. Очрашуда күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1752-1841) багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Китапның авторы - Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин. Түгәрәк өстәлдә Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар. Чараның оештыручылары булып Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе торалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев