Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Мәрҗани мәчетендә Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрелде

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрде. Мәҗлескә 85 кеше чакырулы иде. Филармония директоры Кадим Нуруллин бу мәҗлеснең милләтнең моң символы булган Әлфия Авзалованы искә алу өчен оештырылуын искәртеп узса да, әлеге җыелуның төп максаты артистларга юнәлтелгән рәхмәт сүзләрендә яңгырады. “Бүген милләткә яшәргә җиңел түгел. Һәрвакыт авыр булды. Бүген тагын да авыр. Милләтебез үзебез өчен кирәк. Сез – артистлар, халык алдындагы абруйлы кешеләр, сез элек тә, бүген дә, милләтнең өмете, таянычы, шуңа күрә сез бергә булырга тиеш, сез бердәм булырга тиеш, сез әйдәп йөрергә тиеш”, – диде Кадим Нуруллин.        
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев