Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов белән иҗади очрашу узачак

21 декабрьдә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында К.Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов белән иҗади очрашу узачак. Кичә программасында спектакльләрдән җырлар яңгыраячак, яшь театраль гаилә үзләренең иҗади тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Актерлар йортының матбугат хезмәте. Иҗади кичә 18.30 сәгатьтә башлана. Резеда белән Артем театрда 2008 елдан бирле эшли, алар Казан театр училищесында Рәшит Заһидуллин курсын тәмамлаган. Икесе дә Татарстанның Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, “Тантана” премиясе ияләре. Хәзерге вакытка алар театрда инде 20 дән артык роль уйнаган. Резеданы “Чулпан”, “Сүнгән йолдызлар”, “Кияүләр”, “Гамлет”, “Йосыф-Зөләйха” спектакльләре аша беләләр. "Ак чәчәкләр” телефильмында ул Гөлшаһидә ролен дә уйнады. Артем Пискуновны “Кияүләр”, “Бәйрәм белән, кызлар” һәм башка спектакльләрдә күрергә мөмкин. 2014 елда Гамлет роле өчен ул республиканың “Тантана” премиясен алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев