Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йорты һәр ял көнне укучылар өчен татар һәм рус телләрендә мультфильмнар күрсәтә

"Татармультфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән анимацияле кинотасмалар "Ура, каникуллар!" программасы кысаларында тәкъдим ителә. Бу хакта студиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь тамашачылар XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган "Мирас угы" тулы метрлы фильмын, шул ук фестивальнең Х тапкыр үткәрелгәнендә "Иң яхшы анимацияле фильм" номинациясендә җиңгән "Зилант әкиятләре"н карый алачак. Моннан тыш балаларга "Татарстан гасыры" һәм "Татармультфильм"ның яңа "Кырмысказки"  мультфильмы күрсәтеләчәк.

Татар-информ
Фото: instagram.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев