Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасындагы мемориалга Керчьта теракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндырды. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Нигездә бирегә Керчьтагы фаҗигага битараф кала алмаган студентлар килгән. Алар фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.
  • Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Керчь Бердәм кизү-диспетчер хезмәте мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган. 52 кешене хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр.
Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачкан җинаять эшен “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев