Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә

6 майда Татарстан башкаласының Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республикадан тынлы оркестрлар җыелачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. “Җиңү музыкасы парк һәм скверларда” фестивале “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында үтәчәк. Аның максаты – тынлы сәнгатьне популярлаштыру һәм  паркларда ял итү традицияләрен яңадан торгызу. Фестиваль идеясе - Казан консерваториясе студентларыныкы. Проект авторы - әлеге уку йортын тәмамлаган Мария Ватагина. Фестивальдә Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдан, Кукмара, Мөслим шәһәр-районнары оркестрлары һәм башкала коллективлары катнашачак. Моннан тыш, концертта солистлар, хореография һәм вокаль коллективлар катнашуы көтелә. Масштаблы фестивальдә Казан сәнгать училищесы студентлары тематик картиналар ясаячак. Таныш җыр-моңнарны тыңлап, сугыштан соңгы еллар бәйрәм атмосферасы тәэсирендә буласыгыз килсә, бәйрәм сезне көтә. Бәйрәм чарасы 6 майда Казанның Кремль яр буенда 11:00 сәгатьтә башлана.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев