Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Кремль яр буенда кышкы әкият шәһәрчеге ачылды (фото)

Кремль яр буе оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел шәһәрчек шактый зурайган. Кыш бабай йорты һәм һәм балаларга тылсым серләрен өйрәтүче иҗади остаханәләр, Эльфлар авылы барлыкка килгән. Шулай ук биредә Казанда беренче тапкыр сферик кинотеатр ачылып, анда бәйрәм көннәрендә Яңа ел турында фильмнар күрсәтеләчәк. Балалар өчен Эльфлар театры эшләячәк. Эш көннәрендә ул көненә ике тапкыр, ә ял көннәрендә дүрт тапкырспектакльләр күрсәтәчәк. Остаханәләрдә исә балалар эльфлар белән бергә Яңа ел бүләкләре, сувенирлар ясый ала. Шәһәрне булдыручылар әти-әниләрнең теләкләрен истә тотып, иң кечкенәләр өчен яслеләр ачты. Өлкәннәр тимераякта шуганда нәниләрне нянялар карап торачак. 320 квадрат метрлы балалар шугалагы да тиздән ачылачак. Кыш бабай йортында теләгән кешеләр Суык бабай белән аралаша, истәлеккә фотога төшә ала. Балалар һәм өлкәннәр өчен тюбингларда шуу өчен таулар булдырылган. Бәләкәйрәкләр өчен аерым балалар мәйданчыгында кечкенә тау һәм атынгычлар ясап куелган. Быел Кремль яр буенда төньяк боланнарын да күрергә була. Узган ел аларның декоратив формадагылары гына булса, быел чын боланнар шатландыра. Салкын ныграк булса, Яңа ел ярмикәсеннән бияләй, хәтта киез итекләр дә алып кияргә мөмкинлек бар, шулай ук якыннарыгызга бүләкләр дә сайлый аласыз. Шулай ук биредән Яңа ел котлау открыткасын да җибәрергә мөмкин. Кремль яр буенда кышкы әкият шәһәрчеге 29 гыйнварга кадәр эшләячәк. Саубуллашу бәйрәме үткәргәннән соң Кыш бабай чираттагы ялга китәчәк. Ул ял иткәндә аның резиденциясендә әкиятне дәвам итүче популяр фильм геройлары урын алачак. Әкият шәһәрчегенә керү 200 сум тора. Билет бәясенә Кыш бабай өендә булу, таудан сноутюбингларда шуу, сферик кинотеатрга керү, Эльфлар авылында һәм балалар мәйданчыгында ял итү каралган. Быел шәһәрчеккә һәр көнне дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, бәйрәм көннәреннән тыш, тиешле документ белән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, I, II һәм III төркем инвалид балалар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләр ветераннары, пенсионерлар һәм күп балалалы гаиләләрдәге балалар керә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев