Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Кремль яр буенда Европадагы ясалма өслекле иң озын шугалак ачылды

2 декабрьдә, Казанда Кремль яр буенда ясалма өслек белән Европадагы иң озын шугалак ачылды. Кремль яр буе оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бирегә килүчеләр өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән. Беренче булып шугалак бозына әлеге чараның махсус кунагы – «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы Василий Токранов чыккан. Ул махсус кнопкага басып, шугалакның символик ачылышын белдергән. «Бозны яратыгыз, ул бик “текә”. Яр буена тимераякта шуарга гаиләләрегез белән бергә килегез», – дип белдергән хоккейчы. Шуып килгәннән соң ул автографлар өләшүгә керешкән.

Быел Кремль шугалагы шактый үзгәрешләр кичерә. Елдагыча бирегә үз тимераякларың белән килергә була, шулай прокаттан алып та шуарга да мөмкин. Прокатның берсе элеккеге урынында - француз каруселе янында, ә икенчесе Милли мәдәни үзәк павильонында булачак. Тимераяклар саны да быел 100дән 300гә кадәр арткан.

1000 метрлы Кремль шугалагы быел әйләндереп алынган. Ял итеп йөрүчеләр тимераякларсыз бирегә үтә алмый. Үз тимераяклары белән килүчеләр өчен кием алыштырырга махсус павильон ачылачак. Яр буенда кыш көне 8 кафе эшләячәк. Шуган вакытта бирегә кереп кайнар чәй эчәргә һәм тамак ялгап алырга мөмкин булачак. Тиздән Кремль яр буенда кечкенәләр өчен дә  махсус шугалак ачыла һәм анда керү ирекле булачак.

Гадәти көннәрдә шугалак 16дан 23 сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә – 12 дән 23 сәгатькә кадәр (техник ял вакыты16 дан 18 сәгатькә) эшләячәк.

 

Гадәти көннәрдә биредә ятим һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, шулай ук I, II и III төркем Бөек Ватан сугышы инвалидлары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар (тиешле документларын күрсәтеп) түләүсез шуа алалар. Күп балалы гаиләләрдәге балалар бәйрәм көннәреннән кала атна саен дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, ә пенсионерлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә, шулай ук бәйрәм көннәреннән тыш, шуа алалар, дип җиткерелгән хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев