Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның IТ-паркында "Беркайчан да бирешмә!" дип исемләнгән акция узачак

Инвалидлар декадасы кысаларында, 8 декабрьдә Казанның IТ-паркында “Беркайчан да бирешмә!” дип исемләнгән акция узачак. Анда инвалид коляскасында утырган кызлар арасында “Дөнья гүзәле–2013” исеменә лаек булган, Россия Хөкүмәте карамагындагы Социаль өлкәдә попечительлек сораулары буенча советның әгъзасы, Россия Президенты карамагындагы Инвалидлар эшләре буенча комиссия әгъзасы Ксения Безуглова катнашачак. Бу хакта "Татмедиа" республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Ксения Безуглова 2008 елда 25 яшендә йөкле килеш автомобиль авариясенә эләгеп, нәтиҗәдә инвалид коляскасына утыра. Табиблар йөклелекне туктатырга киңәш итсә дә, Ксения бала таба, 2015 елда икенче кат әни булу бәхетенә ирешә.

2011 елдан Ксения барысы өчен дә җайлы киемнәр җитештерүне җайга салу белән үткәрелә торган "Bezgraniz Couture" махсус мода бәйгесендә катнаша. Шулай ук киртәләрсез мохит проектларын булдыруда актив катнаша, коляскада утырган инвалид кызлар арасында гүзәллек бәйгеләрен оештыра, инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗеләре” бәйгесен алып бара.

Казанда Ксения Безуглова проблемалар хөкем түгел, ә үсеш өчен стимулы булырга мөмкин дигән фикерен җиткереп, кешедә үз-үзенә ышанычын арттырып, авырлыкларны җиңү, максатка ирешү серләре белән уртаклашачак.

Очрашуда инвалидлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, коляскада утырган инвалидлар, “Крылья Барса” коляскадагы инвалидлар баскетбол клубы әгъзалары, инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗеләре” бәйгесендә катнашучылар, “Солнечный” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы 78 нче мәктәп укучылары, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар, барлыгы – 100 дән артык кеше катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев