Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачылды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанның «Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар. Рәсми ачылыштан соң монументка чәчәкләр куелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге. Церемония открытия памятника Садри Максуди. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и Премьер-министр Турецкой Республики Бинали Йылдырым.фото Р.Кадыров. «Без бүген бирегә бөек шәхескә, Татарстан белән Төркия арасында күпер була алган кешегә һәйкәл ачырга җыелдык. Садри Максуди Россия Дәүләт Думасының да, Төркиянең Бөек Парламенты депутаты да булган”, дип ассызыклаган үзенең чыгышында Бинали Йылдырым. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанга Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында килде. Церемония открытия памятника Садри Максуди. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и Премьер-министр Турецкой Республики Бинали Йылдырым.фото Р.Кадыров. Церемония открытия памятника Садри Максуди. Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и Премьер-министр Турецкой Республики Бинали Йылдырым.фото Р.Кадыров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев