Казанның Иске Татар бистәсендә шәһәрнең шушы тарихи өлешенә хас булган һәм хәзергәчә сакланмаган дүрт йорт торгызылачак

Шул хакта Татарстан Президенты карамагындагы тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия карары бар. Аерым алганда, Мәрҗани урамындагы 10 нчы йорт җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты санала: ул 1883 елда төзелгән Бикмөхәммәтов йорты, архитекторы – П.Романов. Шулай ук әлеге урамдагы 12, 14/1 һәм 14/2 нче номерлы йортлар да торгызылачак. Фотоархивлардан ачыкланганча, алар агачтан салынган булган, ә Бикмөхәммәтов йорты – таштан. Иске Татар бистәсе кварталы өлеше хәзер буш торучы, алдагы елларда Яңа ел чыршысы куела торган урында калкып чыгачак. “Хәзер, билгеле, элеккеге кебек тулысынча колачлап төземиләр. Проектта каралган йортларның өчесе агач булуга карамастан, заманча технология буенча без аларны эчтән кирпеч итәбез, өстеннән агач белән тышлыйбыз. Бикмөхәммәтов йорты, билгеле, элеккегечә, таштан салыначак. Чынлыкта, бу озак вакытка сузылачак проект: без, билгеле, Президент карамагындагы комиссиянең хуплавын көттек, шулай да, Мәдәният министрлыгы һәм башка ведомстволарга да документлар тапшырган идек. Рөхсәт алганчы, кимендә 2-3 ай үтәчәк”, - дип аңлатты “Татар-информ” агентлыгына проект архитекторы, Татарстанның атказанган архитекторы Рамил Аитов. Аның сүзләренчә, быел Яңа ел бәйрәменә биредәге буш урында, элеккегечә, шәһәр чыршысы куелачак, ә эшләр апрельдән генә башланачак. “Төзелеш алып баручының теләкләре, һәрвакыттагыча, Архитектура идарәсе рөхсәт биргән чикне узып китте. Бу очракта мин милекче белән Башкарма комитет арадашчысы буларак проект барысын да канәгатьләндерсен дип тырыштым. Нәтиҗә милекче өчен бик үк отышлы булмады, шулай да, ул карышмады”, - диде Рамил Аитов. Аның сүзләренчә, биредә Татар утары үрнәгендә сувенир кибетләре һәм остаханәләр булачак, мисалга, итек басу, калфак тегү-чигү буенча. Ә 10 нчы йорт ишегалдында миче булган татар тәм-томнары пешерү йорты булдыру күздә тотыла. Бикмөхәммәтов йортының “Г” рәвешендә янкормасы булачак, ул Татар утарыннан урамга чыкмый гына үтү мөмиинлеге бирәчәк. Салкын вакытта ял итүчеләр урын эзләп бинадан бинага күчкәндә кыенлык кичермәсен өчен шулай отышлы булыр дип санала. Кварталның гомуми мәйданы 2400 кв.метр чамасы булып, шуның 105 кв.метры - сәүдә мәйданнары һәм 112 кешегә исәпләнгән ресторан. Шулай ук 30 автомобильгә исәпләнгән машина кую мәйданчыгы каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: