Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның иң яхшы мәчетләрен билгеләделәр

"Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары" бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Тантаналы рәвештә диплом һәм грамоталарны Казан Ратушасында Казан  муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Егения Лодвигова, шулай ук Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан митрополиясе сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко, РИУның фәнни эш буенча проректоры Рәфис Закиров һәм КФУның дин белгечлеге кафедрасы мөдире Зоя Силаева тапшырдылар. Конкурс быел өченче тапкыр узды, анда 28 чиркәү һәм 33 мәчет катнашты. Комиссия аларны социаль эшчәнлекләре, гыйбадәт объектларын саклау гамәлләре,  мәгърифәт, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өлкәләрендәге эшчәнлекләренә һәм шәһәрнең мәдәни тормышына керткән өлешләренә карап бәяләгән. Мәчетләр арасында җиңүчеләр булып "Мәрҗани", "Ал" һәм "Казан нуры" мәчетләре танылды. Үрнәк дип "Иман нуры", "Гаилә", "Ярдәм" мәчетләрен атадылар. Моннан тыш, бәйгедә тагын алты өстәмә номинация каралды. "Рухи мәдәният энҗесе" булып "Нур-Әл-Ислам" мәчете танылды, "Мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге" номинациясендә "Мәдинә" мәчете җиңде, "Төзекләндерүдә үрнәк эш" дигән диплом белән "Әтиләр" мәчете бүләкләнде, "Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган өчен" "Тынычлык" мәчетенә диплом бирелде , "Дини туризм хәзинәсе" булып "Шамил" мәчете билгеләнде, "Социаль ярдәм" номинациясендә "Гадел" мәчете җиңүче дип табылды. Шулай ук Казан мәчетләренең эшчәнлеген махсус номинацияләрдә дә бәяләделәр: дини йолаларны башкаруда яңа ысуллар керткән өчен "Ризван" мәчете Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте дипломы белән бүләкләнә, "Казан шәһәренең рухи мәгариф үзәге" дип Галиев мәчетен атадылар - аңа Россия ислам институты дипломы бирелде, "Иң яхшы фәнни тикшеренү үзәге" дигән КФУ дипломы белән Апанай мәчетен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы барышын иҗади номерлар бизәде: лауреатларны котлап Митрополичий хор һәм Ильяс Халиковның "Мөнбәр" татар дини музыкаль төркеме җырлады.  
ТР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ
фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев