Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның иң кыска урамында хәләл продукция ярминкәсе үтәчәк

6 август көнне Казанның тарихи Апанай мәчете территориясендә, Күнче урамында, мәхәллә бәйрәме, шул исәптән, хәләл продукция ярминкәсе үтәчәк. Бу хакта "Хәләл индустриянең милли ассоциациясендә" хәбәр иттеләр. Ярминкәдә Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан, Самара өлкәсеннән, Томск шәһәреннән катнашучылар көтелә. Ярминкәне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, "Иске шәһәр" префектурасы һәм "Хәләл индустриянең милли ассоциациясе" оештыра. Ярминкәдән тыш, чарада балалар конкурслары, шигырь фестивале, мастер-класслар көтелә, балалар өчен уен-күңел ачу мәйданчылары эшләячәк. Сүз уңаеннан, Күнче - Казан шәһәренең иң кыска урамы санала, аның озынлыгы 100 метр, киңлеге 3,5 метр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев