Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның ике мәдәни үзәгендә ике атна дәвамында үзешчән театр спектакльләре күрсәтелә

Татарстан Мәдәният министрлыгының 2018 елга төп чаралары планы нигезендә, 8-14 октябрьдә - Казанның  Ленин исемендәге һәм 15-21 октябрьдә “Юность” мәдәни үзәкләрендә Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” XVIII театр коллективлары төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә. “Идел йорт” бәйгесе башлана
  • Бәйгедә 20 үзешчән театр коллективы катнаша. 8 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә бәйгенең тантаналы ачылышы булачак.
Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының "Идел йорт" конкурсының йомгаклау туры спектакльләре программасы: Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы(Копылов урамы, 2А) 8 октябрь (дүшәмбе). Актаныш районы, Иске-Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Әниемнең ак күлмәге». Шәриф Хөсәенов. Режиссер: Нур Хөсәенов. Башлана 18.00 9 октябрь (сишәмбе). Башкортстан республикасы, Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры, «Күршеләргә кунак килде». Наҗар Нәҗми. Режиссер: Азамат Гыйльманов. Башлана 18.00 10 октябрь (чәршәмбе). Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры, «Смехалион» борынгы грек комедиографы Плавтның әсәрләре нигезендә. Режиссер: Евгений Казанцев. Башлана 18.00 11 октябрь (пәнҗешәмбе). Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры, «Илгизәр + Вера». Туфан Миңнуллин. Режиссер: Гөлсинә Җамалиева. Башлана 18.00 12 октябрь (җомга). Мөслим район мәдәният йортының халык театры, «Яшь йөрәкләр». Фәтхи Бурнаш. Режиссер: Зөлфия Фәхретдинова. Башлана 14.00 Саба район мәдәният йортының «Балкыш» театраль коллективы, «Ай күлгә сыенганда». Гөлсинә Галимуллина. Режиссер: Айрат Зиннуров. Башлана 18.00 13 октябрь (шимбә). Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры, «Балакайларым». Әнгам Атнабаев. Режиссер: Гафур Каюмов. Башлана 14.00 Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры, «Гөргери кияүләре». Туфан Миңнуллин. Режиссер: Флюра Шәрипова. Башлана 14.00 14 октябрь (якшәмбе). Чирмешән район мәдәният йортының халык театры, «Кыр казлары артыннан». Илдар Юзеев. Режиссер: Рушания Шакирова. Башлана 14.00 Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры, «Галиябану». Мирхәйдәр Фәйзи. Режиссер: Роберт Галеев. Башлана 18.00 Казан шәһәренең «Юность» мәдәният комплексы(Химиклар урамы, 11) 15 октябрь (дүшәмбе). Түбән Кама районы, Каенлы авылы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры, «Табылдык». Рәмзия Хөсәенова. Режиссер: Разия Якупова. Башлана 18.00 16 октябрь (сишәмбе). Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры, «Син сандугач, мин ‒ каен». Фоат Садриев. Режиссер: Асия Харисова. Башлана 18.00 17 октябрь (чәршәмбе). Менделеевск районы, Бизәк авылы мәдәният йортының «Елмай» театраль коллективы, «Итәкле кияү». Аманнулла. Режиссер: Гүзәлия Гомәрова. Башлана 18.00 18 октябрь (пәнҗешәмбе). Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Саташу». Туфан Миңнуллин. Режиссер: Рафис Сәлахетдинов. Башлана 18.00 19 октябрь (җомга). Балтач район мәдәният үзәгенең халык театры, «Казан егетләре». Мансур Гыйләҗев. Режиссер: Галия Йосыпова. Башлана 14.00 Апас район мәдәният йортының халык театры, «Әлдермештән Әлмәндәр». Туфан Миңнуллин. Режиссер: Земфира Мөхәммәтшина. Башлана 18.00 20 октябрь (шимбә). Ульян шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең Бари Тарханов исемендәге театраль коллективы, «Көз» Гаяз Исхакый. Режиссер: Гөлия Сәлахетдинова. Башлана 14.00 Буа район мәдәният йортының «Яктылык» халык театры,«Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, Ркаил Зәйдулла. Режиссер: Зөхрә Талипова. Башлана 18.00 21 октябрь (якшәмбе). Русский народный театр «Эксперимент» Чистопольского района, «Ох, уж эта Анна!» М.Камолетти. Режиссер: Ирина Пискунова. Начало в 14.00 Баулы районы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының халык театры, «Хаҗи әфәнде өйләнә». Шәриф Камал. Режиссер: Сәгыйт Әхмәтҗанов. Башлана 18.00
Татар-информ
Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев