Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Игенчеләр сарае каршында көзге Сабан туйлары оештырыла

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанның Игенчеләр сарае каршында быелгы уңышка багышланган көзге Сабан туйлары оештыруны дәвам итә. Чираттагы бәйрәм 12 ноябрьдә, шимбә көнгә билгеләнгән, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә уздырылачак бу бәйрәмдә Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен иҗат коллективлары, Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашында күңел ачу программасы сәгать 11.00 ачылачак.

Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Казан дәүләт аграр университеты үз уку йорты белән таныштырып, "ачык ишекләр" көне уздырса, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бакчачылар өчен викторина үткәрәчәк. Һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булачак. Сәгать көндезге 12 тулгач, бушлай таратылган лотерея уйнатылачак, төп приз – шифаханәгә юллама.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев