Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Бакый Урманчега багышланган чара үткәреләчәк

1 март көнне 14.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бакый Урманченың 120 еллыгына багышланган чара узачак. Бу хакта «Хәзинә» милли сәнгать галлереясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада халык шагыйре Ренат Харис, Бакый Урманче музей-йорты (Буа туган якны өйрәнү музей филиалы) хезмәткәрләре, шулай ук Буа районың Күл Черкене авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашачак. Белешмә өчен: Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл Черкене авылында туа. 1907-1914 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-1920нче елларда Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре). 1941-1958 елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 елда Казанга кайта. 1990 елда вафат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев