Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында митинг узачак

3 декабрьдә Россиядә билгеләп үтелүче Билгесез солдат көнендә Татарстанда митинг узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү, хәрби батырлык истәлеген мәңгеләштерү максатында оештырылучы әлеге чарада Татарстан буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан ветераннары (инвалидлар) берлеге рәисе Әхәт Юлашев, шулай ук Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашыр дип көтелә.

Митинг Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәле янында сәгать 10.00 башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев