Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәм кичәсе булачак

6 декабрьдә Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ястү намазыннан соң мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәм кичәсе булачак. Кичәгә теләге булган һәркем килә ала. Мәчеткә килүчеләр Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган вәгазьләр, мөнәҗәтләр ишетә алачак. Шулай ук биредә “Мәүлид ән-Нәби” касыйдәсен укыячаклар.

Төп чарадан соң  коймак белән чәй өстәле әзерләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев