Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Галиев мәчетендә "Хатын-кызлар гимназиясе" клубының чираттагы очрашуы узачак

2 ноябрьдә Казандагы Галиев мәчетендә “Хатын-кызлар гимназиясе” клубының чираттагы очрашуы булачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шәһәрнең мөселман хатын-кызларын берләштерүче әлеге клубта бу юлы Рузилә Әхмәтҗанова кызыклы һәм файдалы психологик тренинг үткәрергә җыена. Аның темасын ул “Акылдан кайгы, яки үзеңдә телевизорны сүндер” дип билгели. Моннан тыш, Галиев мәчетендә 3 ноябрьдә яшьләрне көтәләр. Татарстан Диния нәзарәтенең Дискуссия клубы кысаларында, дин белгечләре катнашында оештырылучы бу дәрестә исраф итү һәм юмартлылык төшенчәләре турында фикер алышу булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев