Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Гаилә" мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь эшләячәк

Казанның "Гаилә" мәчетендә Яңа ел каникуллары чорында, 2017 елның 2 гыйнварыннан атна дәвамында балалар өчен кышкы лагерь эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн саен 9.00-14.00 сәгатьләрдә мәчеттә тәҗрибәле мөгаллимнәр, тәрбиячеләр балаларны әдәп-әхлакка, Коръән укырга һәм кул эшләренә өйрәтәчәк. Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә ярдәмгә Казанның Россия ислам институты студентлары да чакырылган. Лагерьга 7-10 яшьлек малайлар һәм 6-12 яшьлек кызлар кабул ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев