Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Гаилә мәчетендә атаклы яучы, психолог һәм журналистлар гаилә коруга багышланган кичәгә җыела

15 март көнне иртәнге сәгать 9 да Казанның Гаилә мәчетендә шәһәрнең атаклы яучылары, психологлар, журналистлар гаилә коруга багышланган сөйләшүдә катнашачак. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә мөселманнар арасында үз парын табып, гаилә кору шактый катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Моның сәбәбе нидә? Аллаһы Тәгаләнең әмерен, Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтен үтәргә адәм балаларына нәрсә комачаулый? Гаилә корырга теләүче мөселманнарга ничек ярдәм итәргә? - сөйләшү барышында катнашучылар шушы сорауларга җавап табарга тырышачак, тәҗрибә уртаклашачак. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә РФ Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе, атаклы абыстай Наилә ханым Җиһаншина, ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Фәнияр Шәкүров, «Өметлеләр» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафин, мәчетләр каршындагы таныштыру үзәкләре җитәкчеләре чакырулы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев