Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Филармония концертлар залында "Балкыш" ветераннар фестиваленә нәтиҗәләр ясалачак

Февраль аеннан башланган чара быел октябрь аенда зурлап, юбилей гала-концерты белән тәмамланачак.  22 октябрь көнне, фестиваль гала-концертының икенче өлеше була. Фестивальдә өлкәннәр җиде жанр буенча (хор, ялгыз җырлау, вокал-инструменталь ансамбль, фольклор, шигърият, сәнгатьле итеп сөйләү, бию) осталыкларын сынаячак. Быелдан фестиваль ике елга бер тапкыр гына оештырыла башлый. Җыр-биюгә оста өлкәннәрне берләштергән “Балкыш” фестивале Татарстанның Ветераннар иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла. Быел финалга туксан номер чыкты. Гала-концерт ике өлештән торачак. Татарстанның Ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр иткәнчә, ел саен Арча, Әлмәт, Балтач, Буа, Кукмара, Норлат, Мөслим, Мамадыш, Тәтеш, Чүпрәле районнары аерылып тора. - Фестивалебез белән чит өлкәләр дә кызыксына. Ханты-Мансийск, Магнитогорск шәһәрләре фестиваль белән танышып һәйран калды. Ике тапкыр Мәскәү сәхнәләрен дер селкеттек. Быел май аенда Волгограта чыгыш ясадык. Аларның губернаторы концерттан соң илһамланып: “Безгә дә шундый фестиваль оештырырга кирәк, сезгә җавап концерты белән киләчәкбез”,- диде. Узган ел фестиваль Бөек Ватан сугышына багышланган булса, быел иҗатчыларга темаларны чикләмәдек, - диде Хәбир Иштирәков. Оештыручылар кадерле өлкәннәребезнең тырышып, күңел биреп ясаган чыгышларына таң кала. Иң яхшы чыгышлардан программа төзеп, район җирлекләрендә дә концертлар куялар. Быел иң актив, иң күп конкурсантлар җибәргән районга да йомгаклау концерты белән барачаклар. Балык Бистәсе районы мәдәният йорты сәнгать әһелләренең  фестивальдә инде бишенче тапкыр катнашуы. - Узган елны безнең “Калинушка” район мәдәният йорты ветераннар хоры лауреат булды, ә “Кама йолдызчыклары” халык вокаль ансамбле конкурсның финалында чыгыш ясады.  Быел Арча зонасында чыгыш ясадык, сигез кеше алып бардык. “Балкыш” фестивале алдыннан үзебезнең район мәдәният йортында ел саен 1 октябрь — Өлкәннәр көнендә “Третий возраст” дигән фестиваль оештырабыз. Бу чарага өлкәннәребез бик теләп әзерләнә, - диде “Кама йолдызчыклары”ның хормейстры Фирдания Бәдретдинова.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев