Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "Дөнья әйләнә сәяхәт" яңа күзәтү тәгәрмәчендә 36 ил чагылачак

Казанда төзелә башлаган “Дөнья әйләнә сәяхәт” - “Вокруг света” яңа күзәтү тәгәрмәче җәй башында ук эшли башларга тиеш иде. Әмма, әлеге аттракционны файдалануга тапшыру вакыты кичектерелеп килде. Хәзер, аны ел азагына кадәр төзелеп бетәр һәм эшли башлар дип ышандыралар. Бу хакта Казан башкарма комитетының туризмны үстерү Комитеты директоры Дарья Санникова да хәбәр иткән иде. Әлеге “Дөнья әйләнә сәяхәт” тәгәрмәчен туристларны җәлеп итүче яңа объектлар исәбендә дип саный Дарья Санникова. Аттракцион уникаль булачак, барлыгы 216 кеше сыйдырышлы җылы урындыклар, 36 кабинаның һәрберсе дөньяның бер иле өслүбендә бизәлгән. Яңа күзәтү тәгәрмәче биеклеге ягыннан Россиядә икенче урында тора икән.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев