Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның диагностика үзәгендә бушлай тикшеренү узарга мөмкин

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында диагностика үзәге эшли. Күптән түгел генә биредә уникаль технологияләргә ия томографлары булган МРТ кабинеты ачылды дип беләм. Тән әгъзаларын өзлексез сканирлау мөмкинлеге бөтен кешегә дә бушлай тудырыламы? Әлеге тикшеренүгә ничек эләгергә мөмкин?

Гөлнар Гарипова, Казан.

«Барсмед» диагностика үзәге белгечләре аңлатканча, халык әлеге тикшеренүне акция вакытында бушлай уза ала. Августта, мәсәлән, тән әгъзаларын өзлексез сканирлау (баш, муен өлеше, умыртка баганасына МРТ ясау) чыннан да бушлай. Әгәр сентябрь аенда бу төр тикшеренү бушлай булган очракта (монысы әлегә билгесез), айның икенче-өченче көннәрендә 8(843) 224-86-86 телефонына шалтыратып язылырга мөмкин. Ләкин аңа кадәр сез үзегезнең беркетелгән сырхауханәгезгә квота бирелгәнме-юкмы икәнлеген белешергә тиеш буласыз. Бушлай тикшеренүне бары тик квота бирелгән сырхауханәнең авырулары гына уза ала. Әйтергә кирәк, мондый үзәкләр шулай ук район хастаханәләре базаларында да эшли. Аерым алганда, Бөгелмә, Алабуга һәм Чистайда.
 
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев