Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Чәк-чәк музее "Гастрономия тәэсире – 2016" халыкара бәйгесендә берьюлы 5 бүләк яулаган

Бу хакта “Татар-информ”га музей директоры Дмитрий Полосин хәбәр итте. Азык-төлек турында иң яхшы тәэсир өчен “Нәрсә ашап карарга” категориясенең “Сәяхәттә ризык” номинациясендә беренче урынны һәм традицияләрнең сакланылган һәм какшамас булуы өчен “Россия халыклары традицияләре” категориясенең “Ризык һәм традицияләр” номинациясендә беренче урынны казанлылар яулаган. Шулай ук иң яхшы төрү өчен бирелгән “Ризыкны киендер” номинациясендә икенче урын, антураждан иң яхшы вау-тәэсир өчен “Сәяхәтче ашаганда, без эшлибез” номинациясендә икенче урын һәм иң яхшы баллы тәэсир өчен бирелгән “Эш десертка барып җиткәч” номинациясендә өченче урынны да Чәк-чәк музее откан. “Без Татарстаннан бердәнбер вәкилләр идек. Шуңа күрә нәрсә дә булса отарга өмет булмады түгел, ләкин берьюлы биш! Без бөтен номинацияләрдән диярлек дипломнарны җыйдык, - дип сөйләде телефоннан “Татар-информ”га тантана тәмамлануга Дмитрий Полосин. – Оештыручылар безгә шундый игътибар күрсәтүенә без бик шат. Алар безне киләсе чараларда спикерлар буларак та күрергә тели”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев