Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның алты паркында "Мәдәни чәршәмбе"ләр узачак

Казанның алты паркында Казанда “Мәдәни чәршәмбе” шәһәр проекты кысасында 40-тан артык чара уздырылачак. Аларда 30 мең шәһәр халкы катнашыр дип планлаштырыла. 7 июльдән алып, атна саен әлеге чара“Крылья Советов”, Горький, Урицкий, “Континент”, “Наратлык”, “Дербышки” скверында уздырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Чәршәмбеләрдә биредә мәдәният сарайларының иң яхшы иҗади төркемнәре чыгыш ясый, “Әдәби ишегалды” уздырыла, “Библиобус” мобиль китапханә эшли, бушлай Россия һәм Татарстан фильмнары күрсәтелә. Быел 40-тан артык чара уздырырга ниятләнә һәм аларда якынча 30 мең кеше катнашыр дип көтелә

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев